Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август 2024, 21:41

Самолетка соңлагач...

Ул чемоданнар төялгән багажникка кереп утырган. 

Домодедово аэропортында S7 авиалинияләре пассажиры  мыштым гына Airbus A321 очкычының багаж өлешенә кереп утырган. Үзенең рейсына теркәлү үтәргә ул соңга калган, әмма бик тә Новокузнецкига кайтып китәсе килгән. Тик ул самолетларны бутаган булып чыккан.

Mash Телеграм-каналы язуынча, кичә 41 яшьлек  Андрей К. S7 2625 рейсы белән Новокузнецкига очарга тиеш булган. Тик соңлаган. Шуңа ул чемодан булып кыланган һәм самолетның багажнигына кереп поскан. Ләкин бу S7 2581 рейсы булган. Ул Норильскига очарга әзерләнгән. Андрей очарга тиешле самолет исә бер сәгатьтән артык  инде ансыз Новокузнецкига табан күк киңлеген гизгән.

Чемоданнар арасында   Андрейны күреп калганнар һәм тоткарлаганнар. Кинологлар һәм башка хезмәткәрләрнең  эшенә барлыгы бер сәгатьләп вакыт таләп ителгән. Шуннан соң гына самолет Норильскига очкан. Андрейны полиция бүлегенә алып киткәннәр. 

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: