Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август , 22:11

Әбҗәлилнең иң тәҗрибәле байкеры ул

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Сүз  Фәрвәз Хәйбуллина турында бара. 69 яшьлек ханым гомере буе почтальон булып эшләгән. 17 яшендә  ул водитель таныклыгы алган һәм бүгенгәчә үз гомерен мотоциклсыз күз алдына китерә алмый. Өлкән яшьтә булуына  карамастан, Фәрвәз Хәйбуллина әле булса кешеләрне гаҗәпкә калдырып Кусим авылы урамнары буйлап тимер атында  җилдерергә ярата.

Ләкин бик тәҗрибәле булса да, Фәрвәз апа күңелсез хәлгә тарыган. Социаль челтәрләрдә моңа кадәр мотоциклда йөрүче өлкән яшьтәге хатын-кыз буларак танылган Фәрвәз Хәйбуллина дәүләт автоинспекторлары игътибарын җәлеп иткән. Видеоязмада пенсионер хатын мотоциклда каскасыз йөргән. Инспекторлар аның белән очрашкан һәм ике тәгәрмәчле транспортта шлемсыз йөрү бөтенләй килешми, дип шелтә белдергәннәр. Фәрвәз апа үзенең мотошлемын күрсәткән һәм узгынчылар төшергән видео өчен генә  ансыз нибары 100 метр ара үтүен сөйләгән.

Фәрвәз апаны административ штрафка тарттырганнар.  

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: