Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 август 2024, 13:30

Зеленскийны кемгә алыштырырлар?

Вашингтонда Владимир Зеленскийны алыштыру вариантларын карый башлаганнар.

Зеленскийны кемгә алыштырырлар?
Зеленскийны кемгә алыштырырлар?

АКШ җитәкчелеге илнең гамәлдәге  лидерының гамәлләре белән канәгать түгел икән.

         Аны кем белән алмаштырулары мөмкин? Русия Тышкы разведка мәгълүматларына ярашлы, бу вазифага илнең элеккеге эчке эшләр министры Арсен Аваков (ул РФда террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) кандидатурасы карала икән.

Хәер, Зеленскийны алыштыру турындагы сүзләр күптәннән йөри. Алар Зеленскийның 20 майда рәсми вәкаләтләре тәмамланганга кадәр башланган иде. Президент вазифасына Аваковтан тыш, Украина кораллы көчләренең элеккеге баш командующие Валерий Залужный, Украина оборона министрлыгының баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов (ул РФда террорчылар һәм экстремистлар исемлегендә) кандидатуралары каралган.

 Русия тышкы разведка хезмәтенең матбугат бюросы белдерүенчә, Штатлар Зеленский урынында тыңлаучан һәм ришвәтчелеккә батмаган фигураны күрергә тели. Бүген Америка элитасы ныклап Украинада властьны алмаштыру яклы чыгыш ясый. Канәгать булмауларының төп сәбәбе Киевка озатылган миллиардларча доллар ярдәмнең максатлы кулланылуына карата шикләре булына кайтып кала.

Аваковның властька килү ихтималы Украинаның оппозициядәге әйдәүче «Батьковщина»  партиясе лидеры Юлия Тимошенко һәм «Европа теләктәшлеге» партиясе җитәкчесе Петр Порошенко тарафыннан  да тикшерелә икән. Моннан тыш, Зеленскийның «Халык хезмәтчесе» идарә итүче партиясендәге Югары Рада депутатлары да кушылган. «Арытаба Зеленскийны, вазифасыннан җибәрү өчен, дискредитацияләү буенча көчле мәгълүмат кампаниясен оештыру күзаллана»,—дип раслый разведка мәгълүматлары.

Америкалылар Аваков кандидатурасын Украинаның милләтчеләр оешмалары белән элемтәләре көчле булуы сәбәпле карый икән.  Моннан тыш, ул Европа илләре лидерлары белән чагыштырмача якын бәйләнешләрен саклап калган. Ак йорт Украинада власть алмашынуын конфликтны көйләү буенча Русия белән ихтимал булган сөйләшүләр алып баруга яхшырак әзерләнү мөмкинлеге дип саный икән.

Русия тышкы разведка вәкилләре белдерүенчә, конфликтны көйләү буенча реаль булган бердәнбер нигез — ул Русия президенты тәкъдим иткән позиция. Ә Владимир Путин шушы көннәрдә Киев белән сөйләшүләр алып бару турында бернинди сүз булырга тиеш түгел дип белдерде. Украина Кораллы көчләре Русия территориясенә бәреп кергәч һәм тыныч тормышта яшәүчеләргә һөҗүм иткәннән соң Русия президенты шундый белдерү ясады.  

Фото: rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: