Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 август 2024, 12:12

ЗАГСка яңгыр астында матайга атланып килгәннәр

Владимир Спеленың Телеграм-каналыннан.
Фото:Владимир Спеленың Телеграм-каналыннан.

Узган ялларда Салават шәһәрендә  гашыйклар гаидәти булмаган туй уйнаган. Кияү дә, кәләш тә, мотоциклларга битараф булмау сәбәпле, туй кортежы тулысынча ике тәгәрмәчле  транспорттан торган. Кияү белән кәләш, ата-аналар һәм күпсанлы кунаклар, коеп яуган яңгырдан курыкмыйча, ЗАГСка мотоцикллардан килгәннәр, дип язган үзенең Телеграм-каналында Юстиция буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Владимир Спеле.

“Яңа туган яшь гаилә ЗАГС залыннан мотоцикллар янында тезелгәннәр арасыннан үтте һәм уртак тормышка яраткан тимер атларында юл алды”, – дип язган ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: