Ирсез дә, акчасыз да калган да...
Башкортстан кешеләре үткән тәүлектә мошенникларга 16 миллионга якын акча күчергәннәр. Ә бер ханымның хәле бигрәк аяныч.
Уфада яшәүче хатын-кыз чит ил кешесе белән аралашып, акчасыз да, сөйгән ярсыз да калган.
37 яшьлек уфалы ханым чит илдә яшәүче ир-егет белән интернетта танышкан.
Җылы аралашу 4 дәвам иткән, эшләр инде, мөгаен, өйләнешүгә баргандыр. Уртак хыялларны тормышка ашыру өчен, ир-егет бу ханымга күбрәк акча эшләп алу юлын күрсәткән. Хатын-кыз алдын-артын уйламый инвеститцион проектка кушылган. Сөеклесенә тулысынча ышанган хатын-кыз билгесез банк исәпләренә 7000 000 сум акча күчергән. Аның 4000 000 үз акчасы булса, 3000 000 кредитка алынган.
Үзенә кирәк сумнарны эләктергәч, “кияү” югалган. Менә \сиңа, мә.
Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган.