Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 август , 15:17

Палестина фаҗигасе

Агымдагы атнда Русиягә Палестина лидеры Мәхмүт Аббас эш сәфәре белән килде. 

Палестина фаҗигасе
Палестина фаҗигасе

Мәскәүдә аны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Алар Палестина — Израиль конфликты кискенләшүе һәм Газзә секторындагы коточкыч гуманитар һәлакәт шартларында Якын көнчыгыштагы хәл-вакыйгалар буенча сөйләште.

         Владимир Путин, махсус хәрби операция үткәрелүенә карамастан, Палестинадагы вакыйгалар Русия игътибарыннан читтә калмавын билгеләде.  «Без зур борчылу белән Палестинадагы гуманитар һәлакәтны күзәтәбез», —диде Путин. 

Русия Секторга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.  700 тонна төрле сыйфаттагы ярдәм йөге озатылган.  БМО мәгълүматларына ярашлы, бүген Палестинаның 40 мең кешесе, ә аларның күпчелеге балалар һәм хатын-кызлар, һәлак булган.

         Русия һәрвакыттта да Газзә секторындагы хәл-вакыйгаларны тыныч юл белән көйләү яклы чыгыш ясый. Төбәктә озак вакытлы һәм тотрыклы тынычлык булсын өчен БМОның бөтен карарларын үтәү мөһим һәм иң тәү чиратта Палестина дәүләтен булдыру кирәк.

         АКШ басымы аркасында Палестина мәсьәләсе буенча БМО миссиясе уңышсызлыкка дучар булды, диде Аббас. «1947 нче елдан алып БМО Генассамблеядә һәм Иминлек советында Палестина мәсьләсе буенча 1 меңнән артык резолюция кабул итте, ләкин АКШ басымы астында аның миссиясе уңышсызлыкка тарыды һәм Палестина халкы хокукын тормышка ашыруны тәэмин итәрдәй бердәм резолюция кабул итә аламады»,—диде ул.  Палестина власте палестинлыларны  Газзә секторыннан, Иордан елгасының Көнбатыш ярыннан һәм Иерусалимнан мәҗбүри куып чыгарырга тырышуны кабул итмәячәген даими белдерә килә. Яһүтләр палестинлыларны кысрыклавын 1948 нче һәм 1967 нче елларда гамәлгә ашырды.

             «Без көрәшебезне дәвам итәбез, авырлыкларны зур түземлек белән күтәрәбез, гуманитар ярдәмгә  һәм безне кысрыклау сәясәтенең туктатылуына исәп тотабыз»,—диде Аббас.  Палестина лидеры шулай ук БРИКСта (ул быел октябрьдә Казанда үтәчәк) катнашырга исәп тотуын җиткерде. Ул Берләшмә кысаларында Палестинага багышланган очрашу үткәрелүенә өметләнә.

Фото: rg.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: