9 августтан алып Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләрендә контртеррористик операция режимы гамәлдә.
Шуңа ярашлы чаралар Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә кабул ителде.
Йөрәкләребезне тетрәндергән Курск өлкәсендәге бәрелешләр 6 августта башланган иде. Курск өлкәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов белдерүенчә, дошман өлкәнең 12 километр эчкә, 40 километр киңлеккә үтеп кергән. Дошман солдатлары Общий Колодезь, Снагость, Каучук, Алексеевский торак пунтларына һөҗүм иткән. Белов районына үтеп керергә тырышкан Русия кораллы көчләре аларның һөҗүмен кире кагуга кирешкән.
Русия җәмәгатьчелеге ничәмә көн инде Курск өлкәсендә нинди вакыйгалар баруын аңларга тырыша. Барыбызны да дошман ничек итеп ныгытылган дип уйлаган Русия җиренә бәреп керә алган дигән сорау борчый. Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисе урынбасары, генерал-лейтенат Андрей Гурулов 12 августта бу мәсьәлә буенча катгый фикерен белдерде.
Менә зур тәҗрибәгә ия булган хәрби начальник фикере: «Проблема безнең дәүләт чикләрен саклаучылар төркеме өчен моның көтелмәгән хәл булуында. Әйе, ниндидер чаралар кабул ителгән, срочникларны кушканнар, ләкин дәүләт чиген гаскәр белән саклау ысулы юк, резервлар һәм икенче эшелоннар юк. Чик буе сакчыларының реаль көчләре һәм разведка чаралары юк — бу өлкән начальник бурычы. Әгәр Укрина кораллы көчләре һөҗүмгә ике ай әзерләнгәннәр икән, ничек без моны күрмәдек соң? Мин дошман гаскәрләре туплануы турында белмәвебезгә ышанмыйм».
Чынлап та, ышануы авыр. Чөнки Курск өлкәсе карурманнардан тормый ич. Биредә басу-кырлар, юл челтәрләре һәм тар урман полосалары урнашкан. Бүгенге заманның көчле разведка чаралары белән дәүләт чигенә китерелгән меңнәрчә солдат һәм танкларны, хәрби машиналарны күрмәү мөмкин түгел. Бу хакта Русия Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе начальнигы урынбасары, «Әхмәт» командиры, генерал-майор Апти Алаудинов та безнең бу пунктларда бернинди хәрби көч, чаралар һәм ресурслар булмавын әйтте. Бары тик бердәнбер оборона линиясе — чик кенә булган. «Дошман безнең опорный пунктлар арасыннан үткән, ә алар арасы гаять киң һәм зур. Шуннан соң техникасы турыдан-туры ил эченә үтеп кергән», —ди Алаудинов. Һәрхәлдә, бу юнәлештә чикне саклауның бер ысулы да булмаган.
Алаудинов белдерүенчә, Курск территоирясенә Украина кораллы көчләренең 12 меңгә якын сугышчысы кергән. Алар — бөтен фронт линиясе буенча сузылган батальоннар, бригадалардан калган украин частьләре. Араларында чит ил кешеләре дә бик күп, төрле телдә, мәсәлән, поляк, француз, инглиз телләрендә сөйләшүләр ишетелә, дип белдерде Алаудинов.
Бүген Курск юнәлешендә каты сугышлар бара. Шул сәбәпле Курск өлкәсенең чик буе районнарынннан 76 мең кешене эвакуацияләделәр. Русиянең 8 төбәгендә 60 вакытлыча урнашу пункты оештырылды. Шуларның 26 сы — Курск өлкәсендә. Шулай ук Орлов, Мәскәү, Тула, Воронеж, Липецк, Калуга һәм Тверь өлкәләрендә пунктлар эшли.
Русия гаскәрләре украин милләтчеләрен тиз арада Курск өлкәсеннән кысрыклап чыгарыр, тар-мар итәр дип өметләнәбез.
Фото: fairysoft.ru