Башкала мэриясендә Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүнең программасын яңадан карарга җыеналар. «Ъ-Уфа» шәһәр хакимиятендәге үз чыганагына таянып язуынча, властьлар Русия эстрадасы йолдызларын чакырудан баш тартырга җыена.
Юбилей чараларында кайсы йолдызларның чыгышларыннан баш тартырга җыенуларын «КоммерсантЪ-Уфа»ның чыганагы хәбәр итми. Исегезгә төшерәбез, Уфаның юбилеен рәсми бәйрәм итү 31 августта булырга тиеш иде. Оештыручылар башкалага Полина Гагарина, Олег Газманов, Юрий Антонов, Гарик Сукачёв киләчәк дип вәгъдә иткән иде.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә Күмертауда 17 августта узарга тиешле шәһәр көнен билгеләүдән баш тартулары билгеле булды. Шәһәр мэры моны Курсктагы вакыйгалар белән аңлатты.
Чыганак: ufa.kp.ru