Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август , 15:24

Корольлектә зур низаг

Бөек Британиядә властька лейбористлар партиясе килүенә бер ай да үтмәде, илне зуркүләмле чуалышлар ялмап алган.

Корольлектә зур низаг
Корольлектә зур низаг

Протестлар илнең төньяк-көнбатышында урнашкан Саутпорт шәһәрендә булган фаҗигадән соң башланган.

29 июльдә Руанда мигрантлары нәселеннән булган 17 яшьлек Аксель Рудакубана бию студиясендәге балаларга һөҗүм итә һәм 3 кызны үтерә. Иң зурына нибары 9 яшь булган. 10 кешене яралаган. Җинаятьчене шунда ук кулга алганнар, аңа берничә гаепләү белдергәннәр.

Фаҗигадән соң ачулары ташкан җирле халык, ярсып, урамнарга чыккан һәм мәчетләргә һөҗүм итә башлаган. Шулай ук легаль булмаган мигрантлар һәм качаклар яшәгән кунакханәгә ут төртергә тырышканнар. Чуалышларга ярсыган мигрантлар үзләре дә кушылган. Ике яклы һөҗүм уртасында калган дистәләрчә полицейский яраланган. Йөзләрчә кеше кулга алынган.

Гауга тиз арада Бөек Британиянең башка калаларына, шул исәптә Лондонга да, таралган. Шәһәрләрнең барысында да мәчетләргә һәм мигрантлар яшәгән кунакханәләргә һөҗүм иткәннәр. Протестларны «Инглиз үзоборона лигасы» уңнар оешмасы оештырган дип аталган. Аның лидеры Томми Робинсон үзенең социаль челтәрләрдәге битендә халыкны урамга чыгарга чакырган. 15 ел элек төзелгән бу оешма ислам экстремизмына каршы көрәшүне үзенең төп максаты итеп саный икән. Шул вакытта ил властьлары «Инглиз үзоборона лигасы» оешмасының үзен ил иминлегенә террорчылардан ким янамый дип саный. Чөнки бу оешма җәмгыятьне урталай бүлүгә һәм тәртип бозуга үз өлешен сала диләр.

            Мигрантларның чыгышларына каршы  урамнарга суллар һәм расизмга каршы төрле оешмалар чыккан. Ә мигрантлар: «Милләтчеләр калдыклары безнең урамнардан чыгып китегез!» -дип кычкырышып, протест белдерүчеләргә каршы чыккан. Бу хәлләрдән соң  илдә гражданнар сугышы башланмагае дигән хафа туган.

Протестлар куркыныч төс алгач, хөкүмәткә җавап бирергә туры килгән. Премьер-министр Кир Стармер гаеплеләр каты җәзага тарттырылачак дип белдергән. «Бу чуалышларда катнашуыгызга үкенәчәгегезгә гарантия бирәм. Бу протест түгел, бу оешкан кансыз бандитизм»,- дигән белдерү ясаган ул. Сәясәтче чуалышларга каршы яңа подразделение төзү турында әйткән. Конкрет чаралар арасында чуалышлар вакытында бит-йөзне тану технологиясен киңрәк кулану һәм ялган мәгълүмат таралуын кире кагуны атаган. Илнең Консерваторлар партиясе хөкүмәтне тагын да катгыйрак чаралар кулланырга чакырган.

Ил властьлары җинаятьченең балаларга һөҗүм итү сәбәбен халыкка ачыктан-ачык әйтмәгән. Бәлки, махсус рәвештә әйтмәгәндер, чөнки бу вакыйганың террорчыларга бәйле булуы ихтимал дигән фаразлар да бар.

Фото: nakanune.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: