Азиянең иң ярлы илләренең берсе Бангладеш ыгы-зыгы һәм канлы бәрелешләр чоңгылына чумды. Дүшәмбедә меңнәрчә кеше ил премьер-министры Шәйх Хасина сараена бәреп кергән.
Чуалышлар үткән атнада ил башкаласы Даккада һәм зур калаларда кабынган. Ыгы-зыгыны студентлар тудырган: хөкүмәтнең дәүләт структураларында вазифа биләүгә квоталар системасына кире кайтырга карар итүе аларның ачуын чыгарган. Дәүләт структураларындагы урыннарның чирек өлеше 1970нче елларда Пакистан бәйсезлеге өчен сугышта катнашкан гаиләләрдән чыгучылар өчен тәгаенләнгән. Шулай ук милли һәм дини азчылык вәкилләренә дә билгеле урыннар каралган. Протест белдерүчеләр моны дискриминация дип атаганнар һәм система ил премьер-министры Хасинаның «Халык лигасы» партиясе яклыларны яклый дигәннәр.
Бангладешның иң зур Дакк университетының студент активистлары урамнарга чыккан һәм полиция белән бәрелешкән. Вакыйгалар тиз арада контрольдән чыккан, протестларга меңнәрчә шәһәр халкы кушылган. Тәртип сакчылары һәм идарә итүче партия яклылар аларга каршы торган. Протест белдерүчеләр автомобиль юлларын япкан, полиция участокларына ут төрткән. Илдә комендант сәгате кертелгән, Интернетны сүндергәннәр. Премьер-министрның Америкада яшәүче улы социаль челтәрләрдә сайланмаган хөкүмәткә властька килергә юл бирмәскә чакырган. Ләкин протест дулкыны тәмам ярсыган. Чуалышлырда 300дән артык кеше һәлак булган, ә Сираджгандже шәһәрендә 13 полиция хезмәткәрен үтергәнче тукмаганнар. Министрлыклар, парламент әгъзаларының һәм «Халык лигасы» лидерларының офисларына бәреп кергәннәр. Дакке шәһәрендә 4 тегү фабрикасына ут төрткәннәр һәм никтер дәваханәне туздырганнар.
Абруйлы сәяси экспертлар әлеге вакыйгаларга бәя биреп, АКШ һәм аның союздашлары Бангладешта власть алмашудан файдаланып, Көньяк Азиядә ыгы-зыгы куптармакчы дип белдерә. 6 августта Бангладеш президенты Мөхәммәт Шаһабутдин Чуппу ил премьер-министры Шәйх Хасина отставкасыннан соң парламентны тарату турында игълан иткән. Дәүләт борылышы нәтиҗәсендә премьер-министр 5 августта Һиндстанга чыгып киткән. Мәгълүматларга ярышлы, ул Бөек Британиядән сәяси сыену урыны сораган. Министрлар кабинеты җитәкчесе итеп дөньяның Нобель премиясе лауреаты Мөхәммәт Юныс куелган.
Һиндстан журналистлары Бангладештагы дәүләт борылышында Лондон белән Пакистан катнашлыгы булуы мөмкин дигән шикләрен белдергән. Бангладешның Һиндстан белән дуслыгы Пакистанның күптән эчен пошыра.
Соңгы елларда Бангладеш Русия белән актив хезмәттәшлек итә. Дакка бездән ашлык ала (2023 елда — 2,7 млн. т). Моннан тыш, Русия Бангладешта ике АЭС төзи. Ике арадагы товар әйләнеше 2023 елда 2,7 млрд. долларга җиткән. Власть алмашына, Русиянең бу ил белән мөнәсәбәтләре катлауланмагае дигән шикләрен белдерә экспертлар.