Нанайка кушаматлы тойтерьер СВО зонасындагы танкистларга ияләшкән. Маэмайның үз эше бар – ул танкларның боеукладкасын тикшерә һәм тәртипне күзәтә.
Солдатларның дустына әверелгән Нанайка “хезмәткә” былтыр, Кызыл Лиман юнәлешендә барган сугышлар вакытында килеп эләккән. Хәрбиләр сүзләренчә, кечкенә маэмай бары тик “на-на” дип чакырганга гына алар янына килгән, шуңа эткә Нанайка кушаматы такканнар да инде. Тәүдә аны көчек дип уйлаганнар, ул бик актив һәм яхшы аппетитлы булган. Әмма соңрак эткә якынча 9 яшь чамасы булуы ачыкланган.
Нанайка солдатларның барысы белән дус, Серёга кушаматлы мәче белән дә. Блиндажда йоклый һәм танклардан бер дә курыкмый – һәрчак алда йөгерә. Маэмай барысын да тыңлый, тик шулай да күбрәк вакыт рота старшинасы янәшәсендә урала.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.