Мәскәүдә яшәүче Виктор исемле яшь ир сөйгәне Варя белән тиргәшкән вакытта аңа суккан һәм бер көн узуга, вөҗдан газапларыннан җәфаланып, үзенең аягына аткан.
SHOT Telegram-каналы язуынча, яшьләр 1 августта талашкан. Ир, кайсыдыр бер мизгелдә артык кызып китеп, контрольне югалткан һәм сөйгәненең аягына типкән. Моны көтмәгән яшь хатын аны: “Аягымны сындырдың, ахры”, дип гаепләгән.
Икенче көнне кылыгының никадәр гарьлек икәнен аңлаган ир үзен үзе җәзаларга булган. Ул травматик пистолет белән ванна бүлмәсендә бикләнгән һәм сөйгәненә типкән аягына аткан.
Бу хәлдән соң ир аягында пуля белән йөргән, авырту түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә табибларга мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы