Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август , 15:09

Зеленский: «Кризисны көйләү буенча саммитта Русия катнашырга тиеш».

Русия белән конфликтны тәмамлау шартлары буенча илдә референдум үткәрелүе ихтимал.

Зеленский: «Кризисны көйләү буенча саммитта Русия катнашырга тиеш».
Зеленский: «Кризисны көйләү буенча саммитта Русия катнашырга тиеш».

Украина президенты Владимир ЗЕЛЕНСКИЙ Франциянең «Le Monde» басмасына биргән интервью биргән. Журналистларның Украина конфликты буенча сорауларына җавап биргәндә ул болай дип тә белдергән: «Украинадагы кризисны көйләү буенча дөнькүләм 2-нче саммитта Русия Федерациясе катнашырга тиеш. Барысы да аны сөйләшүләр өстәле артында күрергә тели икән, без моңа каршы тора алмыйбыз.

         Русия белән конфликтны тәмамлау шартлары буенча илдә референдум үткәрелүе ихтимал. Чөнки илнең территориаль бөтенлеге мәсьәләсе дәүләт башлыгы тарафыннан гына хәл ителә алмый, халык та үз карашын белдерергә тиеш.

         Бу нәкъ шул чакта (Русия белән сөйләшүләр алып барган чакта) 1991 елдагы чикләребезне кайтарабыз дигән сүз түгел. Ләкин мин Украина өчен гадел тынычлык безнең территориаль бөтенлекне кире кайтаруга кайтып кала дип саныйм. Бу без аны корал ярдәмендә генә эшләргә тиешбез дигән сүз түгел».

Фото: sputnik.by

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: