Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август , 15:01

Венесуэлада көчле протестлар бара

28 июльдә анда президент сайлаулары үткән. 

Венесуэлада көчле протестлар бара
Венесуэлада көчле протестлар бара

Сайлаучыларның 51,2 процент тавышын җыеп, илнең гамәлдәге президенты Николас Мадуро җиңеп чыккан. Илдә киңкүләмле протестлар башланган. Чуалышларга оппозициянең тавыш бирү нәтиҗәләре белән риза булмавы сәбәпче булган: сораштырулар оппозиция лидеры Эдмундо Гонсалесның җиңүен фаразлаган булган. 

 Сайлау гадел булмады дип, Латин Америкасының 9 иленең властьлары Венесуэлада бәйсез күзәтүчеләр катнашлыгында яңадан сайлаулар үткәрүне таләп иткән. Гватемала, Аргентина, Эквадор, Коста-Рика, Панама, Парагвай, Перу, Доминикана Республикасы һәм Уругвай дәүләтләре Венесуэла халкының теләген яклар буенча резолюция кабул итү өчен Америка Дәүләтләре советы утырышын үткәрергә чакырган. Моңа җавап итеп, Венесуэла президент сайлауларын танымаган һәм сайлауларны яңадан карарга чакырган 7 илдән дипломатларын чакырып алган.

Николас Мадуроның  чираттагы тапкыр президент булып сайлануын Куба, Мексика, Кытай, Русия таныды. Мадуро ил белән 2013 елдан алып җитәкчелек итә. Венесуэлада 2019 елда үткән президент сайлаулары да зур гауга тудырган иде.  

Фото: am.sputniknews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: