Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август , 14:49

Кая бара бу дөнья?

26 июльдә  Парижда 33нче Олимпия уеннарының ачылу тантанасы дөнья җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр уятты.  

Кая бара бу дөнья?
Кая бара бу дөнья?

Иң элек уңай моментлардан башлыйк. Оештыручылар Олимпия тарихында беренче тапкыр чараны стадионнан читтә әзерләгән.  Командалар Сена елгасы буйлап Франция башкаласының төп истәлекле урыннары буенча 94 көймәдә йөзеп үткән. 300 мең тирәсе тамашачыны яр буйларында һәм күперләрдә урнаштырганнар. Чараны ачу тантанасында яңгыр койган, ышык булмау сәбәпле, тамашачылар таралыша башлаган.

         Чараны ачу тантанасында 120 дәүләт җитәкчесе катнашкан. АКШ президенты Джо Байден килмәгән. Хәер, 2021 елда — Токиода, 2022 елда Пекинда барган олимпиадаларны да күрергә бармаган иде ул. 

Олимпия уеннарын ачуга 3 мең артист, шул исәптә 400 биюче, җәлеп ителгән. Билет сатып ала алмаган тамашачылар тантананы бөтен Париж буенча урнаштырылган 80 экран аша күзәтә алган. Дөнья буенча телетрансляцияне 1,5 млрд. кеше караган. Русиядә исә телевизор аша карау мөмкинлеге булмады — федераль телеканаллар Парижда барган Олимпиада уеннарын тапшырудан баш тартты.  Халыкара Олимпиада комитеты Уеннарга Русия журналистларына аккредитация үткәрмәде.

         Чараны ачу тантанасында барлыгы 10 мең атлет катнашкан. Быелгы Олимпиадада иң күп спортчылар —593 кеше — АКШтан булган. Икенче урында французлар, алардан 20 кешегә азрак булган. Халыкара Олимпиада комитеты Уеннарга нейтраль статуста Русиянең —15, Белоруссиянең 17 спортчысын гына керткән һәм аларны ачу тантанасында катнаштырмаганнар.

         Ә хәзер ачу вакыйгасындагы аптыраткан, тамашачыларны сискәндергән факторларга тукталыйк. Олимпия аләмен флагштока тискәре элгәннәр, дикторлары Көньяк Корея спортчыларын КХДРныкы дип атаганнар.

Дөнья илләре сәясәтчеләре  дә ачу тантанасы күренешләренә бик гаҗәпләнгәннәр. Алар хатын-кыз булып киенгән ирләрнең күп булуына, + 18 күренешләре булуына, аеруча «Яшерен кичә»  («Тайная веча»)  күренешен хәтерләткән тамашага аптырауларын белдереп социаль челтәрләрдә  язып чыкканнар. Тамашачыларның да күп өлеше воук-культураның раса, җенси гаделлеккә аеруча зур игътибар бирү алгы планга чыгарылуын билгеләгән. Чөнки зур чарада бер генә тамаша да драг-квин(хатын-кызлар булып киенгән ирләр), ЛГБТ вәкилләре (бу оешма Русиядә тыелган һәм экстремистик дип атала) катнашлыгыннан башка үтмәгән.  Ачу тантанасында иң зур гауганы озын өстәл артында төрле ЛГБТ-төркеме һәм драг-квиннарның утыру күренеше тудырган.  Бу күренештә дөньяда киң танылган рәссам Леонардо да Винчиның «Яшерен кичә» рәсеме буенча Евангелия сюжетына охшашлык үтә дә нык сизелә.  Шулай ук күпләрне Француз революциясенә багышланган сәхнә күренешләре күңелсез шаккатырган: Олимпияне ачу тантанасында беренче тапкыр авыр рок башкарылган һәм шул чакта киселгән башын кулына тоткан королева Мария-Антуанетта күренгән.  

Гомумән алганда, экспертлар Олимпия уеннарын ачу тантанасы традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалауга кайтып калды дип бәяләде. Олимпия уеннарында моны күрәләтә алга этү бик күпләргә ошамаган һәм күңелсез тәэсирләр генә калдырган.

         Нәтиҗәдә мондый күренешләр өчен Халыкара Олимпия комитетына гафу үтенергә туры килгән. Париж исә кемнәрнеңдер хисләренә тияргә теләмәүләре, ә җәмгыять төрлелеген  бәйрәм итәргә теләүләрен аңлатып маташты.  Франция президенты Эммануэль Макрон тәнкыйтьләргә игътибар итмәгән. Ә француз сәясәтчеләре исә бу гыйбрәтне дингә ышанучыларның хисләреннән көлү дип атаган.  Русия, АКШ, Польша, Сербия, Бөек Британия һәм башка илләр боларны кешелекнең киләчәгенә һәм әхлак нигезләренә янау дип кабул иттеләр.    

Фото: runews24.ru

metaratings.ru  

Кая бара бу дөнья?
Кая бара бу дөнья?
Кая бара бу дөнья?
Кая бара бу дөнья?
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: