Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август , 14:44

Израильнең чираттагы һөҗүме

ХАМАС Палестина ислам хәрәкәтенең сәяси бюросы җитәкчесе Исмаил Хания Израильнең һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган.

Израильнең чираттагы һөҗүме
Израильнең чираттагы һөҗүме

Израиль Исмаил Ханиянең Тегерандагы резиденциясенә һөҗүм иткән һәм шуның нәтиҗәсендә Исмаил Хания һәм аның тән сакчысы һәлак булган. Моны  Иран революциясенең сакчылар корпусы белдергән. ХАМАС шулай ук Ханиянең һәлак булуына раслаган.

         Исмаил Хания Тегеранда Иранның югары лидеры аятулла Хамени белән очрашкан. 30 июльдә Тегеранда Иранның яңа сайланган президенты Масуд Пезешкианның игнаугурациясе үткән.

Быел апрельдә Израиль армиясенең Газзәдәге качаклар лагерена авиаһөҗүме нәтиҗәсендә Ханиянең 3 улы һәм оныклары һәлак булган.  Шул чакта ХАМАСның сәяси бюросы җитәкчесе Израиль сугышчылары аркасында 60-тан артык туганын югалтуын белдергән. «Улларым соңгы сулышларына кадәр Палестина халкы белән бергә калды һәм Газзә секторын ташлап чыгып китмәде»,— дигән. 

Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху ХАМАС хәрәкәтенең Ливан, Төркия һәм Катарда яшәүче җитәкчелеген эзләп табу фәрманын биргәннән соң, Израиль махсус хезмәтләре бөтен дөнья буйлап хәрәкәтнең лидерларын юк итәргә карар иткән. Күптән түгел Беньямин Нетаньяху Израиль ХАМАС армиясен юк итүгә якынлашты дип белдергән.  Ул «Газзә дивизиясе» буенча сәфәр кылганда Рафахта барган «зур уңышлар»ны күрүенә сөенүен белдергән. Ул Тель-Авив тиздән үз морадына ирешәчәк: әсирләрне кире кайтарачак, ХАМАСның хәрби һәм хөкүмәт көчен юк итәчәк, Газзә секторы башкача куркыныч белән янамасын өчен Израиль өчен хәвефсезлек шартларын тәэмин итә алачак дип күкрәк суккан.

         Русия аналитиклары ХАМАС хәрәкәтенең сәяси бюросы җитәкчесе Исмаил Ханиянең һәлак булуын сәяси үтерү дип атады. Хәрәкәт җитәкчелеге лидерларының берсен үтерү Газзә секторы буенча сөйләшүләрдә тискәре чагылачак дип саный алар. Моннан тыш, төбәктә конфликтның тагын да ныграк көчәю ихтималлыгы зур.

         Бу вакыйгадан соң Америка Израильне тагын яклап чыкты. Пентагон башлыгы Ллойд Остин һөҗүм булган очракта Кушма Штатлар Израильне яклаячак, дип белдерде.

Фото: sputnik-ossetia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: