Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август , 15:14

Иран Израильгә һөҗүм итәргә җыена

Иранның ашыгыч рәвештә чакырылган Югары милли хәвефсезлек советы шундый карар кабул иткән.

Иран Израильгә һөҗүм итәргә җыена
Иран Израильгә һөҗүм итәргә җыена

Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи, ХАМАСның сәяси бюросы лидеры Исмаил Ханиянең Тегеранда үтерелүенә җавап итеп, Израильгә һөҗүм итәргә боерган. Иранның ашыгыч рәвештә чакырылган Югары милли хәвефсезлек советы шундый карар кабул иткән.

         Моннан тыш, Хаменеи конфликт  уты зураю — Израиль белән АКШның Иранга һөҗүм ясау очрагына — һөҗүм итү һәм оборона планын әзерләргә кушкан.

         ХАМАС хәрәкәте Ханиянең үтерелүе өчен җаваплылыкны  Израиль һәм АКШ өстенә салган. «Бу акт АКШ рөхсәтеннән һәм разведкасы ярдәменнән башка  тормышка ашырыла алмас иде»,— дип белдергән ХАМАСның Ливандагы хәрәкәте лидеры Мәхмүт Тах. Америка үзенең катнашлыгын инкарь итте. «Вашингтон Израильнең планнарын алдан белмәде», —дигән Ак йортның Милли хәвефсезлек советы вәкиле Джон Кирби.

         Иранның иң зур мәчете Җамхаран түбәсенә кызыл аләм кадаганнар.  Шигыйлар традицияләренә ярашлы, ул коелган кан өчен үч алу теләген символлаштыра.

Фото: sobcor.news

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: