Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 июль 2024, 12:07

Үсмер кызга паспорт бирүдән баш тартканнар

Тәрбиягә алган кызның Русия гражданлыгы булмавы ачыкланган. 

Үсмер кызга паспорт бирүдән баш тартканнар
Үсмер кызга паспорт бирүдән баш тартканнар

Башкортстан прокуроры кушуы буенча Ярмәкәй районы прокуратурасы тәрбиягә алган ананың балигъ булмаган баланың хокукларын бозу турындагы мөрәҗәгатен тикшергән. 2018 елның сентябрендә  хатын  үз гаиләсенә тәрбиягә бала алган. Үсмер кызга 14 яшь тулгач, ана кеше  Эчке эшләр министрлыгының  территориаль бүлегенә паспорт алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән. Әмма мәгълүматларны тикшерә башлагач, кыз баланың Русия гражданлыгы юклыгы ачыклана.

"Шул ук вакытта билгеләнгән таләпләргә карамастан, балага гражданлык  бирү турындагы гариза гадиләштерелгән тәртиптә озак вакыт тиешенчә каралмаган. Шул уңайдан район прокуратурасы полиция бүлеге начальнигына күрсәтмә керткән. Нәтиҗәдә кызның хокуклары торгызылган, ул шәхесен раслый торган документ алды”, — дип хәбәр итәләр БР Прокуратурасында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: