Вундеркинд Вадим Харисов безнең республикада укырга калырга тели. Укучы документларын Уфа нефть университетына тапшырган. Бу хакта республика Башлыгы РадийХәбиров үзенең Телеграм-каналында язып чыккан. Исегезгә төшерәбез, талантлы укучы УДНТУның предуниверсариен – Республика инженерлар лицей-интернатын – тәмамлады.
“Бу безнең өчен җиңү – Вадим Харисов документларын УДНТУга тапшырды. Вадим югары белемне өйдә, үз республикасында, Евразия милли белем бирү үзәге составына кергән УДНТУда алачак. Шундый акыллы, белемле, максатчан, фәнне алга әйдәргә әзер егет-кызлар өчен без аны булдырдык та инде. Вадимга һәм безнең югары уку йортларына укырга кергән абитуриентларга уңышлар!” – дип язган төбәк җитәкчесе.
Вадим күптән түгел Согуд Гарәбстанында химия буенча узган олимпиада җиңүчесе булган иде. Бу – Вадимның дүртенче медале. Моңа кадәр ул Швейцария, Казахстан һәм Кытайда үткән олимпиадаларда җиңгән иде.
“Аның уңыш сере – зур талантта, аннары – Русиянең халык укытучысы Лиза Әгәдуллина методикасы буенча эшләп килгән Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясендәге системалы әзерлектә. Вадимның остазы – БДМУның гомум химия кафедрасы доценты Айнур Гомәров”, – ди Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru