Барлык яңалыклар

Байкалда урманнарны кисәргә рөхсәт ителгән

2033 елның 31 декабренә кадәр Байкалда урманнарны тоташ кисү мөмкинлеге турындагы норма кабул ителгән.

Байкалда урманнарны кисәргә рөхсәт ителгән
Байкалда урманнарны кисәргә рөхсәт ителгән
Дәүләт Думасы икенче укуда, Байкал - Амур (БАМ) һәм Транссебер тимер юл магистральләрен киңәйтү өчен, 2033 елның 31 декабренә  кадәр Байкалда урманнарны тоташ кисү мөмкинлеге турындагы норманы кабул иткән.  
Закон проектында каралганча,БАМ һәм Транссибның техника үткәрү сәләтен арттыру өчен Байкал табигать территориясендәге үзәк экологик зона чикләрендә агачлар кисү, туфракны һәм башка категорияләрдәге туфракларны күчерү рөхсәт ителә. 
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерүенчә, закон кешеләрнең проблемаларын чишүгә, төбәкне үстерүгә  ярдәм итүгә, Байкал күле һәм аның табигатен яклауга юнәлтелгән.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: