Барлык яңалыклар

Кем ул Камала Харрис?

21 июльдә АКШ президенты Джо Байден президент сайлауларыннан төшеп калырга карар итүе турында белдергән.

Кем ул Камала Харрис?
Кем ул Камала Харрис?

Гамәлдәге вице-президент 56 яшьлек  Камала Харрисны үзенең варисы итеп атаган.  Әмма аның карарын гамәлдәге президент тарафдарлары тәнкыйтьләп чыккан. Чөнки ул партия җитәкчелеге белән уртак фикергә килмичә, карарны үзе генә кабул иткән. Күпләр өчен бу сюрприз булган.

         Шулай да, сәяси аналитиклар белдерүенчә, 19 августта Демократлар партиясенең Чикаго шәһәрендә үтәчәк съездында Камала Харрисның ил президентлыгына кандидат итеп күрсәтелүе ихтимал. Кушма Штатларның федераль сайлау комиссиясенә, Байден сайлауларда катнашмаячагын игълан иткәннән соң, белдерү кәгазе килгән. Документта Камала Харрис әлеге вакыттан алып вице-президент вазифасына кандидат булудан туктый һәм ул ил президентлыгына кандидат булып санала диелгән.

         Харрисның президентлыкка кандидат итеп тәкъдим ителүенә 27 июньдә Дональд  Трамп белән Байденның дебатлары сәбәпче булды дип саный сәяси аналитиклар.  Демократик партия яклылар яшенә һәм когнитив хәленә карап, гамәлдәге Америка лидерының уңышсызлыгы турында ачыктан-ачык сөйли башлаганнар.  Дебаттан соң үткәрелгән социаль сораштырулар Харрисның Трампны берникадәр узып китүен күрсәткән һәм бу хәл аның президентлыкка ихтимал булган кандидат булуы турында уйларга нигез биргән.

         Әлеге вакытта Харрисның сайлау алды программасы юк, ләкин якындагы атналарда ул әзер булачак дип күзаллана. Зур йогынтыга ия булган демократлар Харриска зур ышаныч багламый диләр. Әйтик, АКШның элеккеге президенты Барак Обама аңа карата ышанычын белдермәгән. Ул конкуренция нигезендә яңа кандидатны карарга кирәк дигән фикердә.

            Әгәр Камала Харрис президент сайлауларында катнашса һәм җиңеп чыкса, ул Украина мәсьәләсендә Байден стратегиясен дәвам итәчәк дип саный аналитиклар. Чөнки аның бу мәсьәләдә кирәкле тәҗрибәсе юк, ул советникларына бәйле булачак дип күзаллана. Атап әйткәндә, Харрис хакимиятеУкраинага актив хәрби ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, Кытай йогынтысы көчәюе сәбәпле НАТОның Тын океан төбәгендә эшчәнлеген көчәйтәчәк. Шулай ук Израильгә һәм АКШның Якын Көнчыгыштагы союздашларына ярдәм итәчәк. Русия белән тышкы сәяси курсын да Байден сызган юл буенча алып барачак дип фаразлана. Ул Русия лидеры Владимир Путинны тәнкыйтьли. Атап әйткәндә, ул Путинның Украина буенча тынычлык турындагы килешүен «Киев өчен капитуляция» дип атаган.  Кыскасы, Харрис чәчрәп чыгып Киевны яклый. Ул Байден сыман Америка Украинага никадәр кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәк дип саный.

АКШта исәп буенча 60 тапкыр президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә үтәчәк.  Августта Демократик партия съезды үтәчәк, анда алар үзләренең кандидатларын раслаячак. Республика партиясе исә Дональд Трампны күрсәтте.

фОТО: anna-news.info

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: