Барлык яңалыклар

Израиль шапырына

Израиль премер-министры Беньямин Нетаньяху Америка конгрессында чыгыш ясаган.

Израиль шапырына
Израиль шапырына

Ул Израильнең Газзә секторында ХАМАС белән барган сугышка каршы протестларны каты тәнкыйтьләгән. «Иран өчен файдалы идиотлар» дип, Израильгә каршы протест белдерүчеләргә карата ачуын сипкән.

         Дөнья басмаларының рәсми мәгълүматлары буенча, Израильнең Рафахка күп тапкырлар һөҗүме тыныч тормышта яшәүче бихисап халыкның гомерен өзде. Май аенда гына  палестиналыларның качаклар лагеренда 45 кеше һәлак булган. Авиаһөҗүм 200дән артык кешене юк иткән. Палестина саулык саклау министрлыгы һәм Палестина медицина хезмәткәрләре мәгълүматларына ярашлы, аларның күпчелеге — хатын-кызлар һәм балалар.

         Нетаньяхуның конгресска мөрәҗәгате  сугышның хәлиткеч чорында яңгыраган. Америка чиновниклары конфликтның туктавына ышаныч белдергән.  Америкада суллар дип аталган карашлылар Нетаньяхуның рәхимсез сугыш алып баруына карата кискен ризасызлыгын җиткергән. Алар сугыш нәтиҗәсендә 39 мең палестиналының һәлак булуы һәм Газзә секторының гуманитар һәлакәт каршында калуын яңгыраталар.

         Беньямин Нетаньяху Конгресс каршында бер сәгатькә якын сугышчан ялкынлы нотык тоткан.  Ул җиңгәнгә кадәр көрәшәчәкләрен белдергән. Газзәдә гражданнар чуалышлары чыгуда Израильнең ролен кечерәйтеп күрсәткән. Заложникларны өйләренә кайтару мөһимлеге турында искә алса да, ярсулы нотыгының шактый өлеше Газзәдә баручы сугышка һәм үзенең кан дошманы Иранга карата юнәлтелгән.

         Америкада әлеге сугышка каршы протестлар үтә.  Нетаньяху чыгыш ясаган көнне протестлар АКШ Капитолиясе комплексының тышында да, эчендә дә барган.  Моннан тыш, Американың яшерен хезмәте  протест белдерүчеләрнең Израиль премьерының Вашингтонда тукталган кунакханәгә үтеп керүләре, бөҗәкләр җибәрүләре һәм сигнализацияне кабызулары турындагы хәбәрләрне тикшерә башлаган.

         Нетаньяху сугышка каршы протестларны кискен тәнкыйтьләгәндә  президент Джо Байден һәм дәүләт секретаре Энтони Блинкен АКШта кешеләрнең протестларга чыгу хокукларын тануларын,  палестиналыларны яклап чыгыш ясаучыларның ризасызлык белдерү өчен законлы нигезләре бар дип санауларын сиздергәннәр. Кыскасы, АКШның югары даирәләрендә Нетаньяхуга хуш күңел белән кунакчыллык күрсәтмәгәннәр. Аның Газзә секторында һәм Көнбатыш Ярда алып барган сәясәтен хупламауларын белдергәннәр.

Нетаньяху АКШны Израильгә корал һәм боеприпаслар озатуны тоткарлауда гаепләгән.   Американың рәсми вәкилләре гаепләүләрне катгый рәвештә кире каккан.  Нетаньяху бик тәвәккәл рәвештә Израильнең үзоборонага хокукы бар дип: «Яһүт дәүләтенең куллары беркайчан да бәйле булмаячак, Израиль һәрвакытта да үзен яклаячак», - дип шапырынган. Тик кемгә аркаланып шапырына соң ул? Әлбәттә, шул ук АКШка.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: