Барлык яңалыклар

Әнисе бүләк иткән лотерея билеты отышлы булган

Миллион сум бит әле ул!

"Столото" компаниясе.
Фото:"Столото" компаниясе.

Мини-кунакханәләр хуҗасына  бер миллион сумлык призлы лотерея билеты бүләк иткәннәр. “Столото” матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  Салават шәһәрендә  яшәүче эшкуар Игорь Гәрәев лотереяләрдә сирәк катнаша икән, әмма көтмәгәндә әнисе лотерея билеты бүләк иткән. Эшкуарның әнисе, миллион сум отканын белгәч, билетны улына биргән.

“Лотереядә уңыш миңа элек тә зур булмаган призлар рәвешендә елмая иде. Әмма әни бүләк иткән билет шаккатырды. Минем тормыш кагыйдәм – үзеңә һәм әйбәт сынамышларга ышанырга!”  – Игорь Гәрәев.

Игорь Гәрәев – кечкенә кунакханәләр тота һәм ул үзенең  милек объектлары әйләнешен арттырырга җыенган. Әнисе кулыннан булган шундый кыйммәтле бүләк бик урынлы булган, эшкуарның эшләрендә дә ул – саллы ярдәм. Моннан тыш, ир сәяхәтләр һәм спорт ярата икән. Откан акчаларның бер өлешен өл ялга тотарга ниятли. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: