Барлык яңалыклар

438 метрлы шашлык кыздырганнар

Кичә Төмәндә иң тәмле рекорд куйганнар.

SHOT Tekegram-каналы.
Фото:SHOT Tekegram-каналы.

Кичә Төмәндә иң тәмле рекорд куйганнар. Елга яры буенда кыздырган шашлыкның нәкъ шундый озынлыкта булуы бер дә очраклы түгел. Бүген Төмән үзенең туган көнен билгели, шәһәргә 438 ел тула. Пешекчеләр бу чарага берничә ай әзерләнгән, ә итне ике тәүлек маринадларга туры килгән. 

Әмма бар да ниятләгәнчә килеп чыккан: нәтиҗә рәсми рәвештә теркәлгән һәм Русия рекордлары китабына кертелгән, ә кыздырылган ит белән төмәнлеләрне бушлай сыйлаганнар. Әйткәндәй, моңа кадәр шундый рекорд Владивостокта теркәлгән булган, ике ел элек анда шәһәр көненә 266 метрлы шашлык кыздырганнар. 

Чыганак: SHOT  Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: