Барлык яңалыклар

Орбан Трамп белән сөйләшергә әзер

Шушы көннәрдә сайлаучылар каршында чыгыш ясаганда АКШ президенты вазифасына кандидат Дональд Трампка аттылар.

Орбан Трамп белән сөйләшергә әзер
Орбан Трамп белән сөйләшергә әзер

Һөҗүм ясау нәтиҗәсендә Трамп һәм аның өч тарафдары яраланган һәм шуларның берсен коткарып кала алмаганнар. Коралдан аткан 20 яшьлек Мэтью Круксны АКШның серле хезмәт хезмәткәрләре юк иткән.

Республикачылар партиясе Трампка һөҗүм итүне җентекле тикшерүне таләп иткән. Алар АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны митингта атыш өчен шартлар тудыруда гаепләп чыкканнар. Җинаятьченең һөҗүм ясау сәбәбе әлегә кадәр билгеле түгел. Дональд Трамп дәваханәдән чыккан һәм ул көннән-көн көчәя барган сайлау алды ярышына әйләнеп кайткан.

         Вакыйгадан соң ил президенты Джо Байден Америка халкына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясаган.  Мөрәҗәгатендә ике тапкыр ялгыш сүзләр ычкындырган. Алты минутлык чыгышында ул тавыш бирү урнасы диясе урынга «Сугыш урнасы» дигән. Дональд Трампны исә, «элеккеге Трамп» дип атаган. Байден Трампка һөҗүм итү буенча тикшерү эшләре тиз, әмма җентекле алып барылачак дип тә әйткән.

         Шушы көннәрдә Венгрия премьер-министры Виктор Орбан Европа советы рәисе Шарль Мишельга, АКШ президентлыгына кандидат Дональд Трамп президент сайлауларында җиңгән очракта, Украина буенча кичектергесез сөйләшүләр башларга җыенуы турында белдергән. Мәсьәләне чишү буенча Трампның планы бар дигән. Нинди план ул, ачык аталмаган. Бары тик аның Украинага хәрби ярдәм күрсәтүне  киметәчәге билгеле. Бу хакта Американың билгеле «Вашингтон Пост» гәзите язып чыккан. Аның мәгълүматларына ярашлы, Виктор Орбан Трампның АКШ президенты булып сайланачагына тирән ышанычын белдергән һәм Евросоюзны Украина конфликтына карашларын үзгәртергә һәм Русия белән дустанә мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайтырга чакырган. Искә төшерик: АКШта президент сайлаулары 2024 елның ноябрендә үтәчәк.

         Билгеле булуынча, Орбан конфликтны көйләү буенча Украина, Русия һәм АКШка сәфәр кылган һәм конфликтны көйләү буенча дәүләт башлыкларына тәкъдимнәрен җибәргән.

Фото: mosoblinform.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: