Барлык яңалыклар

Израиль Палестинаны кысрыклап чыгармакчы

Израиль парламенты (кнессеты) Палестина дәүләтен төзүгә каршы.  

Израиль Палестинаны кысрыклап чыгармакчы
Израиль Палестинаны кысрыклап чыгармакчы

68 парламентарий Палестина дәүләтен булдыру идеясен катгый рәвештә кире кагучы резолюцияне кабул итү яклы чыгыш ясаган. Израиль белән Палестина конфликты көйләнгән хәлдә дә ниятләреннән ваз кичмәячәкләре турында белдергәннәр. Парламентның  9 әгъзасы гына бу идея яклы булмаган.

         Резолюциядә билгеләнелүенчә, Израиль кнессеты Палестина дәүләтенең Иорданиядән көнбатышка таба формалашуына катгый рәвештә каршы тора. Алар бу адым Израиль һәм аның гражданнарына куркыныч белән яный дип саный. Израиль парламентарийлары Палестина дәүләтен булдыру ике ил арасындагы низагны билгесез вакытка кадәр сузачак һәм төбәктәге тотрыксызлыкны көчәйтәчәк кенә дигән фикердә.

         Исегезгә төшерәбез: 2023 елның октябрендә Русия президенты Владимир Путин  Русия һәрвакыт суверен Палестина дәүләтен булдыру, аның башкаласы Көнчыгыш Иерусалимда булуы яклы чыгыш ясый дип белдергән иде.  БМОдөнья илләрен Палестина дәүләтен танырга чакырды. Бүген 140-тан артык ил Палестина дәүләтен таный. Быел Норвегия, Испания һәм Ирландиянең Палестинаны бәйсез дәүләт итеп таныды. Алар — ун ел эчендә мондый адымга барырга карар иткән Европаның беренче илләре.  Испания хәтта Иерусалимны Палестинаның башкаласы итеп таныды. Израиль Европаның әлеге илләренең карарын ил суверенитетына зыян сала дип гаепләп чыкты.

Израиль-Палестина конфликты кайчан һәм нинди нәтиҗә белән тәмамланыр — вакыт күрсәтер. Әлегә, кызганычка каршы, ике ил арасында киеренкелек көннән-көн көчәя.

Фото: stranabolgariya.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: