Барлык яңалыклар

Пезешкиан ниләр вәгъдә иткән?

Аны экспертлар либераль реформалар һәм күпкырлы тышкы сәясәт яклы дип сыйфатлыйлар. 

Пезешкиан ниләр вәгъдә иткән?
Пезешкиан ниләр вәгъдә иткән?

Иранда вакытыннан алда президент сайлауларында Масуд Пезешкиан җиңгән. Аны экспертлар либераль реформалар һәм күпкырлы тышкы сәясәт яклы дип сыйфатлыйлар.  Сайлау кампаниясе барышында ул хатын-кызларга һәм  милли азчылыкларга күбрәк ирек бирү мөһимлеге турында сөйләгән.  Ул шулай ук Иранның АКШ белән зур сөйләшүләр алып бара алуы, санкцияләрне бетертү ихтималлыгы турында фикерләр белдергән.  Ил белән яңа президент җитәкчелек итә башлагач, Иран белән Русия арасында салкын җилләр исә башламагае дип фаразлаган дөньяның кайсыбер басмалары. Ләкин Иранның яңа президенты мондый         фаразларны юкка чыгарып, Русия президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшкәндә, быел октябрьдә күп яклы хезмәттәшлек турында килешү төзү нияте барлыгын белдергән.

Масуд Пезешкиан 1954нче елда Мәһабәд шәһәрендә туган.  Бу шәһәр Көнбатыш Әзербайҗан провинциясенең башкаласы дип атала. Шәһәрдә Әзербайҗан катыш көрдләр яши. Әтисе — әзербайҗан, әнисе — көрд. Белгечлеге буенча кардиохирург. Иран—Ирак белән сугыш елларында (1980—1988) хәрби табиб булып эшләгән һәм фронтта булган. Соңгы эшләгән урыны— парламент спикерының беренче урынбасары.

Яңа президент Масуд Пезешкиан җитәкчелек иткән чорда Иранда нинди үзгәрешләр булуы мөмкин?  Иран Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен булдыра алганча яхшыртуга омтылачак, шул ук вакытта Русия, Кытай, Һиндстан һәм Евразиянең башка алга киткән илләре белән дуслыкны саклап калырга тырышачак. Иранның Пезешкианга кадәр булган башка сәясәтчеләре сыман, Изральнең Палестинаның Газзә секторына һөҗүмен кискен тәнкыйть утында тотачак дип күзаллана. Кыскасы, яңа президентның дипломатик адымнарына зур өметләр баглана.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: