Барлык яңалыклар

Орбанның «тынычлык миссиясе»

5июльдә Венгрия премьер-министры Виктор Орбан Мәскәүгә эш сәфәре кылды.  

Орбанның «тынычлык миссиясе»
Орбанның «тынычлык миссиясе»

Кремльдә ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Орбан Мәскәүгә тынычлык миссиясе белән килүен аңлатты.

         Орбан Мәскәүдән кайткач, Евросовет рәисе Шарль Мишельгә һәм Евросоюз лидерларына атап хат язган.  Хатында ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашуын әйткән. Русиягә сәфәр кылганда Европа советы исеменнән бернинди тәкъдим белән дә чыгыш ясамавын, бернинди дә фикер белдермәвен билгеләгән.  «Ләкин шундый раслаулар була калса, алар нигезсез», дигән ул.  Путинның фронт линиясе турындагы хәл-вакыйгаларга карата фикере Украина лидеры Владимир Зеленскийныкыннан төптән аерыла дигән. Ул шулай ук Путинның  2022 елдагы Истанбулдагы сөйләшүләр вакытында билгеләнгән шартлар буенча сугыш утын туктату мөмкинлеген карарга әзер булуын белдергән.

         Евросоюзның югары рәисе Жозеп Боррель Орбанның Мәскәү белән Евросоюз исеменнән сөйләшүләр алып бару өчен вәкаләтләре юк дигән. «Венгрия премьер-министры Виктор Орбанга Мәскәүгә сәфәр кылу өчен Евросоветтан бернинди дә мандат бирелмәде. Украина конфликты буенча Брюссель позициясе безнең җәмәгатьчлек белән Путин арасында рәсми бәйләнешләр булуны күз уңында тотмый»,— дигән ул. Венгрия премьерының Русиягә эш сәфәре бары тик ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында гына үтәргә тиеш иде дип ассызыклаган.  Шарль Мишель дә шундый ук фикерен белдереп: «Украина конфликты буенча сөйләшүләр Киев катнашлыгыннан башка үтә алмый», —дигән.

         Орбан үзенең Мсәкәүгә кылган сәфәренә карата булган тәнкыйтькә җавап биргән. «Бу Брюссельның бюрократик саташуы һәм ул Русия—Украина сугышында тынычлыкка илтүче юлны эзләүдә бернинди нәтиҗәләргә китермәде», —дигән.

         1 июльдән Европа Советында ярты ел буена рәислек итү бурычы чират буенча Будапештка күчте. Шуның кысаларында Орбан үзе әйткәндәй, «тынычлык миссиясе белән» Украинага барды, Русиягә килде, 8 июльдә Кытайга барды, тиздән АКШка баруы көтелә.

фото: katehon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: