Барлык яңалыклар

Дусларча сөйләшү

Нарендра Моди Һиндстанның Русия белән ныклы дуслыгын һәм үзара хезмәттәшлеген чираттагы тапкыр бар дөньяга күрсәтте.

Дусларча сөйләшү
Дусларча сөйләшү

Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән Һиндстан премьер-министры Нарендра Модиның очрашуы — үткән атнада дөньякүләм иң зур яңалыкларның берсе булды. Аларның очрашулары бик нәтиҗәле үткән. Нарендра Моди Һиндстанның Русия белән ныклы дуслыгын һәм үзара хезмәттәшлеген чираттагы тапкыр бар дөньяга күрсәтте.

         Нарендра Моди Русиягә ике көнлек эш сәфәре белән килде. Путин белән Модидан тыш, очрашуда Русия һәм Һиндстанның рәсми делегацияләре дә катнашкан. Көн тәртибендә оборона, сәүдә, элемтә, инвестицияләр, энергетика, фән һәм технологияләр, мәгариф, мәдәният һәм гумантиар мәсьәләләр тикшерелгән. Бу Нью-Делиның Мәскәү белән хезмәттәшлеген тулы кыйммәттә үстерүне дәвам итәргә планлаштыруын күрсәтә. Әлбәттә, Һиндстанның Русия белән үзара ныклы дуслыгы Көнбатышка ошамый. Ләкин бүген аягында ныклы басып торган Һиндстан кемнеңдер күрсәтмәсе буенча яшәргә җыенмавын күрсәтә. НАТО белән Һиндстан арасы тагын да ныграк суынырга, хәтта санкцияләр сугышына кадәр барып җитүләре ихтимал дип фаразлый сәяси белгечләр, Мәскәү белән Нью-Делиның ныклы дуслыгына һәм бу хәлнең Америка белән Көнбатышка ошамавына ишарәләп.

         Путин белән Модиның ни турында сөйләшүләре һәм килешүләре мәсьәләсенә килгәндә, алар түбәндәгечә. Беренчедән, 2030 елга кадәр Русия белән Һиндстан арасындагы товар әйләнешен 100 млрд. долларга кадәр җиткерү күзаллана. Икенчедән, хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү, Һиндстанда запас частьләр һәм агрегатлар җитештерү. Шулай ук космос тармагында эшчәнлекне киңәйтү, космонавтиканы һәм планеталарны бергә  тикшерү. Медицина корылмалары һәм препаратлары ясау һәм сату, Екатеринбург һәм Казанда Һиндстанның ике консуллыгын булдыру. Очрашу тәмамлаганда Нарендра Моди Владимир Путинга зур кунакчыллык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аны киләсе елда үтәчәк Русия-Һиндстан саммитына чакырды.  2025 елда ул 23 нче тапкыр үтәчәк.

         Нарендра Моди турында берничә кызыклы дәлил.  Нарендра Моди 1950 нче елда гханчи, ягъни вак сәүдәгәрләр кастасына караган гаиләдә туган. Кече яшьтән әтисенә тимер юлда чәй сатарга булышкан. Илдә танылганнан соң да аны «чәй малае» дигән кушамат белән атап йөрткәннәр. Ләкин бу кушамат аңа 2006 һәм 2011 елларда Һиндстанны иң яхшы министры булып танылуга комачауламаган. Туган штаты Гуджаратның көчле икътисади үсеше аның тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләнә. Буш вакытында шигырьләр һәм әсәрләр иҗат итә, йога белән шөгыльләнә, социаль челтәрдә аның 24 млн. әбүнәчесе (подписчигы) бар. Манго җимешен өзелеп ярата.

Фото: rg.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: