Барлык яңалыклар

Башкортстанда 430 мең сум эш хакына хезмәткәр эзлиләр

Эх-х, белгечлегем туры килсә иде!..

Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең  интерактив порталы  иң югары хезмәт хакы булган вакансияләрне атады.  Мәсәлән,  Уфада “ЮгСтройСнаб” компаниясе  икътисад буенча директор эзли һәм хезмәткәренә аена  430 мең сумнан алып эш хакы түләргә әзер.

Уфаның  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча топ-вакансияләргә сервис-инженер (90 меңнән 140 мең сумга кадәр), сату буенча менеджер (70 меңнән 180 мең сумга кадәр), табиб-анестезиолог-реаниматолог (114 мең сумнан) кергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: