Барлык яңалыклар

НАТО саммитында ниләр сөйләгәннәр?

Вашингтонда НАТОның 75 нче юбилей саммиты үткән.

НАТО саммитында ниләр сөйләгәннәр?
НАТО саммитында ниләр сөйләгәннәр?

Аның эшендә альянсның 32 әгъза-илләре лидерлары катнашкан.
1949 елның 4 апрелендә Төньяк Атлантика килешүе ягъни НАТО төзелә. 2023 елга кадәр НАТО зурая. Былтыр Финляндия белән Швеция аңа кушылды. Бүген НАТОның 3,2 милионнан артык хәрби хезмәткәре, 15 меңгә якын танкы, 21 мең хәрби самолеты һәм 1800гә якын хәрби корабы бар дип атала.
НАТО саммитын ачу тантанасында АКШ президенты Джо Байден һәм НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг чыгыш ясаган. Чыгышларында икесе дә Көнбатышны Украинага ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә чакырганнар. Байден Украина армиясенә Һавага каршы оборона комплекслары тапшырылачагын әйткән. Якын айларда АКШ һәм аның союздашлары Украинага өстәмә рәвештә һавага каршы оборонаның дистәләрчә тактик системаларын тапшырачак дип белдергән. Украина президенты Владимир Зеленский "Patriot" яңа системалары, һичшиксез, ярдәм итәчәк, тик алар җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип, күбрәк корал сораган.
Байден да, Столтенберг та НАТОны мактап, төкерек чәчкәннәр. Байден Берләшмә зирәгрәк һәм көчлерәккә әверелде, ул хәзер глобаль хәвефсезлек ныгытмасы дип күккә чөйгән. НАТОга кергән илләр бер үк вакытта үз хәвефсезлекләрен ныгытып, көчәйгәннән-көчәя баралар дигән.
Байден чыгышы соңында НАТОны дистәләрчә еллар уңышлы җитәкләгәне өчен Йенс Столтенбергка Азатлык президент медален тапшырган. Бу - АКШның иң югары дәүләт наградасы. 2024 елның октябрендә НАТОның генераль секретаре вазифасында Столтенбергны Нидерландия премьер-министры Марк Рютте алыштарачак.

Фото: kommersant.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: