Барлык яңалыклар

Кичә, бүген, иртәгә...

Бүген дөнья кызган табаны хәтерләтә.

Кичә, бүген, иртәгә...
Кичә, бүген, иртәгә...

*Япония белән Көньяк Корея НАТО белән хезмәттәшлекләрен ныграк тирәнәйтү турында килешкән.
*АК йорт АКШ президенты Джо Байденның сәламәтлеге торышы турында Конгресска отчет бирү бурычын йөкләгән.
*НАТО Кытайны Русияне яклавын туктатырга чакырган.
* НАТО Украинага 40 млрд. евро күләмендә хәрби ярдәм бүләчәк.
* Һиндстанның чит ил эшләре министры ил премьер-министры Нарендра Модиның Русиягә эшлекле сәфәрен гадәттән тыш уңышлы булды дип бәяләгән.
*АКШ быел җәй Украинага F-16 самолетларын җибәрәчәк. Истребительләр яу кырындагы хәл-вакыйгаларны үзгәртә алмаячак дип саный Русия.
*Мәскәү Украина конфликтын көйләү өчен Тегеранны арадашчы итеп карарга әзер дип белдерә Русия чит ил эшләре министрлыгы.
*Төркия Кара диңгезнең хәрби хәрәкәтләр аренасына әйләнүенә юл куймаячагы турында белдергән.
* Сәгуд Гарәбстаны Украина буенча икенче конференция оештырырга тели.
*Молдавия Евросоюзның Русиягә каршы 14 нче санкциясенә кушылудан баш тарткан.
*8 - 19 июльдә Белоруссия белән Кытай террорга каршы уртак күнекмәләр үткәрә.
*Литва үзенең Русия белән чик буйларын ныгыту өчен Еврокомиссиядән акча сораган.
* Бөек Британиянең яңа премьер-министры Кир Стармер, илдә төрмәләрнең критик рәвештә тулы булуы сәбәпле, 40 мең тоткынны азат итәргә җыенуын белдергән.
*2023 ел йомгаклары буенча, Русия белән Шанхай оешмасы хезмәттәшлегенең (ШОС) товар әйләнеше 2022 елга караганда 25 процентка үсеп, 333 млрд. долларга җиткән.
*Русия Кытайга диңгез продуктларын җибәрүне арттырган.
*Русиянең 70 процент халкы кесә акчалары йөретми башлаган. 4 ел эчендә электрон акчалар белән (карта белән) исәпләшүләр саны икеләтә арткан.
*Русия властьлары 2024 ел ахырына кадәр дамбалар төзү, гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм елгаларны тазарту өчен тагын да 6,5 млрд. сум бүләчәк.

Фото: u-stena.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: