Барлык яңалыклар

Сәхнәдә йоклап китә язган

АКШта президент дебатлары үткәннән соң әлеге президентлары Джо Байденны кырыс тәнкыйтькә дучар иткәннәр.

Сәхнәдә йоклап китә язган
Сәхнәдә йоклап китә язган

Британия министрлары, матбугат чаралары һәм иганәчеләр аны президент ярышыннан төшеп калырга чакыра. Аның чыгышын каршы як республика партиясе генә түгел, Джо Байденның кандидатурасын тәкъдим иткән демократик партия дә тәнкыйтьли. Джо Байденны “үлеп баручы” сәясәтче дип атыйлар. Ул тамашачылар алдында 1,5 сәгать басып тора алырлык хәлдә түгел.

81 яшьлек Джо Байден моңа кадәр дә үзенең сәерлеге белән бөтен дөняны аптыраткан иде: я ул сәясәтчеләрне, ил президентларының исемнәрен бутый, я рәсми чараларда күзгә күренмәгән затларга кулын биреп исәнләшә.

АКШның демократлар партиясеннән президентлыкка кандидат итеп аны рәсми рәвештә 19-22 августта Чикагода үтәчәк партия съездыннан соң гына таныячаклар. Әле ул праймеризда җиңде. Президент ярышыннан ул үз теләге белән генә чыга ала: хатыны Джилл белән улы Хантер гына аның фикерен үзгәртә алачак, дип исәплиләр Америкада. Башка кешене ул тыңламаячак.

81 яшьтә үз иленең генә түгел, бөтен дөньяның язмышына бәйле вакыйгалар белән идарә итәрлек хәлдә түгел инде бу кандидат. Үзенең уңышсыз чыгышын Джо Байден ару белән аңлаткан. “Дебатлар алдыннан мин әзрәк сәяхәт кылып кайтырга булдым һәм арыдым. Сәхнәдә йоклап китә яздым”, - дигән ул.

mk.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: