Саммитка РФ Президенты Владимир Путин, Һиндстан, Иран, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Беларусь, Монголия, Әзербайҗан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Төркмәнстан җитәкчеләре килде.
4 июльдә төп чара - утырышның нәтиҗәсе булып Астана декларациясе, 20ләп карар һәм өч дәүләтнең ШОСка керергә гаризасын кабул итү булды.
Әлбәттә, быелгы 24 нче саммитта иң мөһим вакыйга Беларусьны ШОСның әгъзасы итеп кабул итү булды. Әлегә кадәр алар Монголия һәм Әфганстан белән күзәтүче илләр исемлегендә иде. Әфганстанны ШОСка кабул итәр өчен аларның “Талибан” оешмасын террорчылар исемлегеннән алырга кирәк. Әлеге вакытта бу оешма Русиядә террорчы булып исәпләнә һәм аларның эшчәнлеге тыелган. Быел май аенда Юстиция министрлыгы белән Чит ил эшләре министрлыгы Владимир Путинга “Талибан”ның статусын үзгәртергә әзер булулары турында хисап тоттылар. Казахстан алардан террорчы ярлыгын 2023 елның декабрендә алды.
Саммиттагы сөйләшүләрнең асылы – санкцияләр шартында ничек хезмәттәшлек итәргә? Бөтен президентларны да илләрендәге икътисад, Украина белән Израильдәге, Сүриядәге хәрби бәрелешләр борчый.
Саммитның төп чарасы 4 июльә булды. 3 июльдә Русия президенты Владимир Путин алты илнең башлыгы белән очрашып, сөйләшүләр үткәрде. Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган Владимир Путинны якын арада Төркиядә көтеп калулары турында әйтте. “Безгә елына Русиядән 7 миллион туристны үзебезгә җәлеп итәргә кирәк”, - дигән Төркия җитәкчесе.
Кытай җитәкчесе Си Цзиньпинь белән Владимир Путинның шәхси очрашуы ике сәгатькә якын барды. Анда ике яктан да 30 лап кеше катнашты. “Әлеге вакытта Кытай белән Русиянең тарихта иң якын аралашкан вакыты”, - диде Владимир Путин.
Пакистан премьер-министры Шахбаз Шариф белән сүз энергетика, агросәнәгать бизнесы турында барды.
Саммитта Владимир Путин Евразия хәвефсезлегенең яңа системасын булдыру турында тәкъдим итте. Бу яңа система бөтен дәүләтләр өчен дә ачык булырга тиеш, шул исәптән НАТО илләре өчен дә.
Фото: md.sputniknews.ru