Барлык яңалыклар

Кияүгә - 72 яшь, кәләшкә - 66

Мәхәббәткә киртәләр юк шул. 

Кияүгә - 72 яшь, кәләшкә - 66
Кияүгә - 72 яшь, кәләшкә - 66

БРның Юстиция буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында Ишембай районы һәм шәһәренең ЗАГС бүлеге никах турында  162 акт язуы теркәгән.

Никахларын теркәгән иң яшь пар – 25 яшьлек кияү  һәм 17 яшьлек кәләш. Ә никахларын теркәгән иң өлкән пар – 72 яшьлек Владимир Лефлер һәм 66 яшьлек Любовь Глазырина. Алар 29 июнь көнне якыннары һәм туганнарын чакырып  законлы никахка кергән.

“Йөрәкләрендә  беркайчан да мәхәббәт уты сүнмәсен, янәшәдә якыннары һәм туганнары булсын, ә күңелләре һәрчак яшь булып калсын!” – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: