Барлык яңалыклар

Күп балалы ана 7 тапкыр кесарев кисеме ясаткан

Ай-һай, йөрәкле икән!

Уфада Г.Куватов иемендәге республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгенә көмәнле булу чорын озайтыр өчен 32 атна йөклелек срогында бер хатын мөрәҗәгать иткән. Булачак ана моңа кадәр 6 кесарев кисеме кичергән булган. Ә соңгы тапкыр бу операцияне аңа узган елның апрелендә йөклелекнең 33-34 атнасында ясаганнар. Ул чакта 2 320 гр авырлыктагы җитлекмәгән  кыз бала туган, дөньяга килү белән сабыйны башта реанимациягә салганнар, ахырда  җитлекмәгән балалар өчен палатага күчергәннәр.

“Бу юлы район дәваханәсе табиблары  хәвеф төркемендәге булачак анага алдан үк безнең үзәккә юллама биргәннәр. Шуңа да белгечләр туачак сабыйны карындагы чагында ук күзәтү астына алды. Төрле тикшеренүләр үткәреп,  йөклелекне озайтуга ирешелде. Март аенда безнең табиблар йөклелекнең 34-35 атнасында хатынга  7нче кесарев кисеме операциясен ясады.  Авырлыгы  2430 грамм һәм буе  47 см  сау-сәламәт малай туды”, – дип язган бу вакыйга турында үзенең “ВКонтакте” челтәрендә  хастаханәнең баш табибы Мурад Афзалов.

Операция уңышлы үткән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: