Барлык яңалыклар

Күп катлы йорт ихатасында газонны сөреп, бәрәңге чәчкән

Чыгышы белән авылдан булгандыр ул...

Подмосковьеның Путилково авылында тәүлек әйләнәсенә эшләүче кибет хуҗасы, торак йорт ихатасында газонны сөреп, анда бакча утырткан. Үлән урынына бәрәңге чәчкән.

Ир-ат территорияне бакча максатларына куллануы беренчегә генә түгел икән. Былтыр ул газонны сөреп чөгендер чәчкән. Бакча хуҗасы “бакча”дан 10-15 кг бәрәңге җыеп алырга планлаштыра, ди. Ә соңрак шул ук урынга яшел тәмләткечләр һәм суган чәчәргә ниятли икән.  Газон сөреп чәчкән яшелчәләрне ул кибетендә сата, ди.

Җирле халык моңа риза түгел, алар властьлардан  ирне түтәлләрен бетерергә мәҗбүр  итүне сорый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: