Барлык яңалыклар

Үтереп йокысы килгән ир чит кеше машинасына кереп яткан

Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Уфада бүген иртән бер исерек ир-ат, кулына зур таш тотып, чит машина тәрәзәләрен вата башлаган. Берничә тапкыр суккач, тәрәзә, ниһаять, ватылган.  Ир-ат, озын-озак уйлап тормыйча,  салонга кереп йокларга яткан.

“Башинформ” агентлыгына Эчке эшләр министрлыгында бу хакта  аңлатма биргәннәр:

“Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 6нчы санлы полиция бүлегенә бер исерек ир-атның, Шәфиев урамында парковкадагы машина тәрәзәсен ватып, салонга кереп йоклавы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә. Алар 32 яшьлек айнып бетмәгән “йокы чүлмәге”н полиция бүлегенә алып килә. Бу очрак буенча тикшерү оештырылды”. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: