Барлык яңалыклар

Банк хезмәткәре ир-атны кредит алмаска күндергән

Ярый әле шундый кешеләр бар!

Пресс-служба управления МВД России по Уфе
Фото:Пресс-служба управления МВД России по Уфе

Башкала полициясенә  Уфаның Беренче май урамындагы банк офисында бер ир кредит рәсмиләштерергә тырышуы турында хәбәр  итәләр. Әңгәмә вакытында банк хезмәткәре Чулпан Камаева ир-атның мошенниклар йогынтысында булуын шикләнгән һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән. Вакыйга урынына шунда ук оператив-тикшерү төркеме килеп җиткән. Хокук сакчылары ачыклавынча, уфалыны чыннан да мошенниклар алдап маташкан. Үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, алар ир-атны аферистлар  аның исеменә кредит рәсмиләштерүләрен һәм аларны туктатыр өчен 300 мең сум күләмдә заем рәсмиләштерергә кирәклегенә ышандырган.

Кичә 2нче санлы полиция бүлеге начальнигы, подполковник Наил Рәхимбирдин  Чулпан Камаевага рәхмәт хаты тапшырган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: