Барлык яңалыклар

Әбҗәлил районы башлыгы ярдәм сораган

Ул Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.   

Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нафиков ЦУРда узган оператив киңәшмәдә  табигать гарасаты салган зыянны бетерүдә  ярдәм сорады. Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне көчле давыл Йәнгел авылында мәктәб түбәсен каерып очырды, шулай ук торак пунктта йортлар да зыян күргән. Северный авылында   7 йорт  түбәләрсез һәм коймасыз калган. Ә якшәмбе көнне Озерное авылына көчле койма яңгыр ябырылган, нәтиҗәдә 76 ихата яны һәм ике торак йортны су баскан.

“Быелгы һава торышы безнең районны ныклылыкка тикшерә төсле. Соңгы ике-өч атнада коточкыч давыллар һәм койма яңгырлар  теркәлде. Гомумән алганда, нормаль кабул итәбез, корбаннар һәм гадәттән тыш хәлләр юк. Мондый очракларда, Радий Фәрит улы, республика һәрчак  муниципалитетларга ярдәм кулы суза. Шуңа да тергезү эшләрендә ярдәм сорамакчымын”, – дип мөрәҗәгать итте төбәк җитәкчесе Илдар Нафиков.

“Алан Викторович, видеоэлемтә аша бәйләнешкә кереп, нәрсәләр кирәк икәнен белешегез. Аннан  чыганакларны  билгеләгез.  Иң мөһиме – озакка сузмагыз. Табигать гарасаты белән эш итәбез. Ул кырып җимерә дә китә. Ә безнең эш – тергезү”, – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: