Барлык яңалыклар

Тынычлык шартының җиде пункты

Владимир Путин Украинадагы канкоешны туктату өчен җиде пункттан торган тынычлык шартын тәкъдим итте. Шушы пунктлар үтәлгәндә генә  Украинада махсус хәрби операция тукталачак.

Тынычлык шартының җиде пункты
Тынычлык шартының җиде пункты

Бүген бөтен дөньяны Русия белән Украина арасындагы кризис борчый.

РФ Президенты Владимир Путин низаг “туңдырылмаячак”, ул тәмамланачак, дип белдерде. “Әгәр Көнбатыш белән Киев моңардан баш тартса, коелган кан өчен алар җавап бирәчәк”, - диде ул. Русия бу канкоюны туктату өчен реаль вариантлар тәкъдим итә. Запорожье белән Херсон өлкәсендә яшәүчеләр үзләренең язмышын билгеләде: алар, ДНР һәм ЛНР кебек Русия составына кушылуны хуп күрде. Аларның теләге какшамаслык, шуңа да дәүләт территорияләрен бозу мәсьәләсе мәңгелеккә ябылды, дип белдерде ил башлыгы.

Украина президентының срогы, легитимлылыгы бетте. Аны бернинди хәйләләр белән дә яңадан тергезеп булмый. Ләкин анда сөйләшүләр алып барырлык легитим власть бар һәм Русия алар белән сөйләшү өстәле артына утырырга әзер. Украина белән Русия кризисы – ике дәүләт кризисы гына түгел. Ике халык арасындагы аңлашылмаучанлык булса, алар бу хәлдән әллә кайчан чыккан булыр, уртак тел табар иде. Низагның тамырлары ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрдә түгел. Бу – ХХ гасыр азагы – ХХI гасыр башында Көнбатыш алып барган агрессив, авантюр сәясәтнең нәтиҗәсе.

Владимир Путин Украинадагы канкоешны туктату өчен җиде пункттан торган тынычлык шартын тәкъдим итте.

  1. Кырым, Севастополь, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Русиянеке дип тану. Бу статус халыкара килешүләрдә теркәлергә тиеш.
  2. Украина бу территорияләрдән үзенең гаскәрләрен чыгарырга тиеш.
  3. Украинаны коралландыруны туктату һәм нацизм идеологияләреннән чистарту. 2022 елда Истамбул шәһәрендә үткән сөйләшүләр вакытында бу пунктлар буенча барысы да килешкәннәр иде.
  4. Украинада яшәүче рус телле халыкның бөтен хокукларын, иреген һәм мәнфәгатьләрен тулысынча тергезү.
  5. Украина нейтраль статуста, блоктан тыш булырга тиеш. Киләчәктә НАТОга яисә хәрби берләшмәгә керү турында сүз булмаска тиеш.
  6. Украина мәңгелеккә атом-төш коралы булмаган ил статусында калырга, башкаларның коралын үзендә урнаштырмаска тиеш.
  7. Көнбатыш Русиягә каршы игълан иткән барлык санкциясен дә туктатырга тиеш.

Шушы пунктлар үтәлгәндә генә  Украинада махсус хәрби операция тукталачак.

Башкортстаннан махсус хәрби операциягә көн саен диярлек контрактчылар хезмәткә юллана. 

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: