Барлык яңалыклар

Соңгы хаҗ

17 июнь көнне Мәккәдәге Зур мәчет янында һава температурасы 51,8 градус тәшкил иткән.

Соңгы хаҗ
Соңгы хаҗ

 

Быелгы Хаҗ гамәлләрен үтәү июнь аена туры килде. Бу вакытта Сәгуд Гарәбстанында һава температурасы плюс 40-45 градус тәшкил итә. Күп кешенең мондый эсселекне күтәрә алмый йөрәкләре туктый.

Быелгы хаҗда 577 хаҗиның мәрхүм булуы билгеле булды. Вафат булучылар арасында дүрт русияле булуы да ачыкланган. Русия хаҗ-миссия җитәкчесе Хизбулла Асуев әйтүенчә, берничә көн элек Дагыстаннан барган 1955 елгы ир тапталып үлгән. Үлүчеләр арасында Мәскәү өлкәсеннән барган 1962 елгы ханым да бар.

Вафат булучыларның 323е – Мисырдан килгән хаҗилар. Алар эсселектән якты дөнья белән хушлашкан. 60 һәлак булучы – Иорданиядән.

Быел хаҗ 14 июньдә башланды һәм анда 1,83 миллион кеше барган. Мәккә шәһәрендә хаҗ гамәлләрен үткәрү урынында һава температурасы ун ел саен 0,4 градуска күтәрелә. 17 июнь көнне Мәккәдәге Зур мәчет янында һава температурасы 51,8 градус тәшкил иткән.

Былтыр хаҗ вакытында 240 кеше үлгән булган.

Фото: https://dzen.ru/a/ZnJ7QnwSxjPBFDTO

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: