Барлык яңалыклар

“Бу хәл янә кабатланса, полиция чакыртабыз!”

Кызганычка каршы, җәй никадәр эссерәк булган саен, суда үз әҗәлләрен табучылар да күбәя төшә...

Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Уфада атна башында “Солнечный” пляжында  кизү  торучы гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре эссе белән  генә түгел, үтә тискәре һәм үҗәт егет белән  дә көрәшкән.  Ведомствода хәбәр итүләренчә, Уфага Ырынбурдан килгән 27 яшьлек егет тирәнгә үк йөзеп кергән дә, агымсу аны суднолар юлына агызып алып киткән. Моны күргән коткаручылар егеткә ярдәмгә килгән, аны ярга чыгаргач, профилактик әңгәмә үткәргәннәр. 

“Ике сәгать тә үтмәде, бу хәл янә кабатланды: егет - янә елганың тирән урынында, ярга йөзеп чыгар өчен агымсу белән көрәшә. Коткаручылар тагын аңа ярдәмгә ашыккан. Ярга чыккач, өченче тапкыр да мондый хәл кабатланса,  полиция чакыртабыз, дип кисәткәннәр. Башкача егет кагыйдәне бозмаган”,  – диләр гражданнарны яклау идарәсендә.

Дөрес булса, Ырынбурдан килгән егет аек булмаган.

Хәер, аек булса, кабат тирәнгә үк йөзеп кермәс тә иде, мөгаен. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: