Германиядә футбол буенча Европа чемпионаты-2024 старт ала. Ул быел да Русия җыелма командасыннан башка үтәчәк. Тренер Валерий Карпин җитәкләгән команданың бу ярышларда катнашырга бер өмете дә булмады.
Чемпионат Германиянең ун шәһәрендә ун стадионда үтәчәк. Евро-24кә Русиядә премьер-лигада уйнаган дүрт уенчы да эләккән: Албания җыелма командасы составында Марио Митай (Русиядә ул “Локомотив” командасында уйный) һәм Мирлинд Даку (Ул Казан шәһәрендә “Рубин” командасында уйный) көрәшәчәк. Шулай ук, Мәскәүнең “Спартак” командасында уйнаучы Срджан Бабич – Сербия, премьер-лигадан төшеп калган “Сочи” командасының капитаны Ваня Дркушич Словения җыелма командасына чакырылганнар.
Фото: dzen.ru