Барлык яңалыклар

Укучы малай велосипедка җыйган акчасын фронтка тапшырган (ВИДЕО)

Туган ил өчен җан атып торган балалар булуы күңелләрне җылыта.

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Улан-Удэ шәһәрендә яшәүче дүртенче сыйныф укучысы   ел буена җыйган акчасын махсус операция хәрбиләренә ярдәмгә тотынган. Күптән хыялланган велосипед урынына ул,  коллиматорлы прицел сатып алып, аны фронттагыларга тапшырган.

Володя Носков  яңа велосипедка акча җыйган – барлыгы 18 мең сум җыелган. Малайга акчаны мәктәптә алган билгеләре өчен әти-әнисе биргән: “бишле” өчен – 100, “дүртле” өчен – 50 сум. Күңел түрендә йөрткән сәпиткә акча җыйганда ул хыялым бераз көтеп торыр дип уйлаган һәм СВОдагы солдатларга ярдәм итәргә дигән карарга килгән.

Җыйган акчаларын Володя беркетмәле коллиматорлы прицел  сатып алыр өчен тапшырган, ә аның туганнары, Халык фронты волонтерлары белән элемтәгә чыгып,  махсус операциядә катнашучылар белән очрашу оештырган. Гаубицалы үзйөрешле-артиллерия батарея  орудиесе командиры укучыдан бу бүләкне рәхмәтләр әйтеп кабул иткән. Һәм истәлеккә Володяга балаклава белән хәрби кепка бүләк иткән. 

Шундый самими, туган ил өчен җан атып торган балалар булуы күңелләрне җылыта.  Дөньялар тынычланып, ир-атларыбыз исән-имин якыннары янына тизрәк кайтсын иде. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: