Барлык яңалыклар

75 яшьлек пенсионер хатын СВОга волонтер булып киткән (ВИДЕО)

“Русия өчен нәрсә эшли алам соң?"

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

 Хабаровскида яшәүче 75 яшьлек пенсионер хатынны көннәрдән беркөнне шундый уйлар борчый башлаган.

“Мин туган илемне яратам. Күпмедер тынгысызланып йөргәч, ниһаять, уйлап таптым. Бүген минем төп эшем – солдатлар. Аларның сау-сәламәт булулары”, - ди СВО зонасына  волонтер булып килгән Любовь Степановна. Ул госпитальдә солдатларны ашатырга булыша.

Любовь Степановна сүзләренчә, Хабаровскида  ул маскировка челтәрләре үргән, фронтка ярдәм итү буенча башка акцияләрдә дә катнашкан, әмма эчтән генә фронтка барырга хыялланган. Әмма моны туганнарыннан яшергән.  Һәм кинәт кенә барырга уйлаган, балалары һәм оныкларына әйтмичә медицина комиссиясе  үтеп, чемоданын җыеп, юлга чыгар алдыннан гына Луганскига китүен хәбәр иткән.

Ирекмән хатын госпитальдә пешекче ярдәмчесе булып эшли: “Алтышар сәгать аяк өсте булырга туры килә, әмма арымыйм!” – ди солдатларга ашарга әзерләшкән һәм түземсезлек белән җиңүне көткән Любовь Степановна.  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: