Барлык яңалыклар

Югалган үсмер әти-әнисе белән элемтәдә, ди

Нигәдер кыз гаиләсенә кайтырга теләми...

ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас), Vk
Фото:ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас), Vk

Уфада бер ай чамасы элек  бакчачылык ширкәтләренең берсендә яшәүче  17 яшьлек кыз югалган. Волонтерлар мәгълүматы буенча, ул өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Балигъ булмаган кызны эзләүләре турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгында да раслыйлар.

Әмма “Башинформ” агентлыгының үз чыганагы югалган кыз турында яңа мәгълүмат җиткергән.

“Кыз  үзаллы яшәргә теләк белдереп өйдән киткән, бу хакта ул әти-әнисенә әйткән. Әмма туганнары,кызны кайтару максатыннан, полициягә эзләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Кыз әти-әнисенә шалтыратып тора, ди әмма кайдалыгын әйтми, сер итеп тота. Әйткәндәй, аңа тиздән 18 яшь тулырга тиеш”, – дигән агентлык чыганагы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: