Барлык яңалыклар

«Русиядән дошман образы ясамагыз!»

Петербургта барган Халыкара икътисад форумы кысаларында Русия президенты Владимир Путин форумда дөнья мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре  белән очрашты.

«Русиядән дошман образы ясамагыз!»
«Русиядән дошман образы ясамагыз!»

Путин очрашуда Русия Көнбатышка атом коралы белән яный дигән гаепләүләргә җавап бирде.  Ул АКШ һәм Көнбатышны атом коралы белән янауга кадәр илтеп җиткермәскә чакырды.  «Мәскәүне даими рәвештә «атом чукмары» болгатуда гаепләргә тырышалар, тик алай түгел», —диде ул. «Менә Русия НАТОга һөҗүм итәргә тели дип уйлап чыгаралар.  Акылдан шаштыгызмы? Ташбашлар. Кем моны уйлап чыгарды? Алар бар да сафсата, буш сүзләр, саташулар»,— дәүләт башлыгы Русия НАТОга һөҗүм итәргә җыена дигән хәбәрләргә карата шулай кискен җаваплар бирде.

         НАТО илләре Русия белән турыдан-туры кораллы бәрелеш чыгу очрагына АКШтан «коры җир коридоры» аша Европага гаскәрләр һәм бронетехникалар озату планын әзерли, дип хәбәр иткән «Телеграф» гәзите 4 июньдә. Аңа кадәр Бөек Британиянең Кораллы көчләренең оборона штабы җитәкчесе, адмирал Тони Радакин: «Сугыш чыгуы мөмкин түгел, югыйсә ул бөтен дөнья өчен җимергеч көчкә ия булачак»,—дип, Русия белән НАТО арасында сугыш чыгу ихтималлыгын кире каккан. Германия канцлеры Олаф Шольц та шундый ук фикер белдергән.  Шул ук вакытта Германия оборона министры Борис Писториус немецларны 2029 елда ихтимал булган сугышка әзерләнергә чакырган.

         Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Русия белән АКШ мөнәсәбәтләре турыдан-туры конфронтация дәрәҗәсенә җитте, диде.  Ул НАТОны Европа континентын тотрыксызлыкка төшерүдә гаепләде. Аңа кадәр  Русия Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Көнбатыш белән конфликт иң начар юл буенча үсешә башлады дип белдергән иде.

Фото: kremlin.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: