Барлык яңалыклар

Лукашенконың Монголиягә сәфәре

Бу көннәрдә Белоруссия президенты Александр Лукашенко Монголиягә дәүләт сәфәре белән барган.

Лукашенконың Монголиягә сәфәре
Лукашенконың Монголиягә сәфәре

Лукашенко, Монголия президенты Ухнаагийн Хурэлсух белән очрашуда, Минск белән Улан- Баторның алга киткән илләрдән һич калышмыйча, икътисад өлкәсендә бик күп файдалы эшләр башкара алачакларына ышанычын белдергән.

 Монгол мәдәнияте үзәгенә баргач, Хурэлсух Лукашенкога ике чаптар ат бүләк иткән. Аңа җавап итеп, Лукашенко монгол коллегасына ике «Беларус» тракторы бүләк иткән. «Менә сиңа ат», - дигән Лукашенко Хурэлсухка двигателе 80 ат көчендәге МТЗ-80 тракторына күрсәтеп. Тракторның икенчесе исә 200 ат көчендә булган.

         Кызганычка каршы, югары дәрәҗәле кунакның кәефен кырган хәл дә булган. Монголиянең элеккеге президенты Элбэгдорж Цахиагийн ил властьларын Монголиягә эш сәфәре кылган вакытында Белоруссия президенты Александр Лукашенконы кулга алырга чакырган. Имеш, аларның мондый адымы Монголияне яхшы яктан данлар иде. Баксаң, ил халкының бер өлеше Белоруссиянең Русиягә күрсәткән ярдәмен тискәре кабул иткән икән. Лукашенко монгол журналистлары Украинада асылда нинди вакыйгалар кайнавын берьяклы гына күрәләр дип билгеләгән. Беларуслар монголларның якын туганнары һәм дуслары булуын ассызыклаган һәм аларны монгол халкына дошман ясамаска чакырган.

Фото: sb.by

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: