Барлык яңалыклар

Һиндстан үз юлыннан бара

Һиндстанда 44 көн буена барган дөньядагы иң зур күләмле сайлаулар тәмамланган. 

Һиндстан үз юлыннан бара
Һиндстан үз юлыннан бара

Һиндстанда дөньядагы иң зур күләмле сайлаулар тәмамланган: тавыш бирү 7 этапта 44 көн буена 19 апрельдән 1 июньгә кадәр барган.  Һиндстан премьер-министры Норендра Моди нәтиҗәләр игълан ителгәнгә кадәр үзенең «Бхаратаи джаната парти» партиясенең җиңүе турында игълан иткән. I.N.D.I.A. оппозициядәге блок реванш алырга тырышкан, ул идарә итүче көчләрне социаль тигезсезлек үсүдә, кешеләрне расаларга бүлүдә һәм авторитар режим урнаштыруда гаепләгән. «Оппозиционерлар сайлаучылар йөрәгенә юл таба алмады», -дигән Норендра Моди. Хәзер ул ил тарихында рәттән өченче тапкыр  үзенең хөкүмәтен оештыра алачак. Бәйсез Һиндстанның беренче лидеры Джавахарлал Неру гына моңа ирешә алган.

         Мәгълүм булуынча, былтыр Һиндстан, Кытайны кысрыклап чыгарып, иң күп халыклы илләр исемлегендә дөньяда беренче урынга чыкты. Һиндстанда сайлаулар Бөек Британия моделе буенча бәйсезлеккә нигез салынган чордан алып үткәрелә.  Быелгы сайлау кампаниясе рекорд куйган— илдә миллиардка якын кеше  (968 млн.) тавыш бирүдә катнашкан.

         Һиндлар 5 елга бер тапкыр Лок сабхига, ягъни парламентның түбәнге палатасына, 543 депутат сайлый. Партиягә яисә коалициягә властька килү өчен 272 депутат урынын алырга кирәк. Ил депутат урыннарына тәңгәл булган округларга бүленгән. Һәр округта төрле партияләр кандидатлары көрәшә. Күбрәк тавыш җыючы җиңүче була. Шул ук вакытта  Лок сабхида 131 урын аерым кабиләләр вәкилләре өчен тәгаенләнгән.

         Әйткәнебезчә, илдә сайлаулар 7 этапта үткән. Сайлауларның 44 көнгә сузылуы тавыш бирү участоклары саны күп булу белән аңлатыла.  Законга ярашлы, сайлаучы үзенең йортыннан 2 километрдан да ары булмаган урында тавыш бирү хокукына ия. Илдә 1,2 миллион тавыш бирү пункты эшләгән. Шул исәптән, төпкел урыннарда да. Сайлау кабиналарын андый урыннарга филләрдә һәм көймәләрдә алып барганнар.  Сайлау участокларының берсе 4650 метр биеклектә Һималай тавында урнашкан. 

Сайлауларны оештыру зур чыгымнар —14 млрд. доллар — таләп итүе дә тарихка кергән. Моннан алдагы сайлау кампаниясендә акча икеләтә кимрәк сарыф ителгән. Шулай итеп, Һиндстанда быелгы парламент сайлаулары чыгымнары 2020 елда АКШта үткән президент сайлаулары кампаниясенеке белән тигез булган.

Миллиардка якын кеше тавыш бирә алсын өчен 20 ел инде илдә электрон тавыш бирү системасы эшли. Сайлаучы участокта урнаштырылган кнопкага басып кандидатны сайлый. Өлкәннәрнең исә күнегелгәнчә кәгазь белән сайлау мөмкинлеге булган. Шул ук вакытта, берничә тапкыр тавыш бирә алмасын өчен, сайлаучының бармагына атна буена юып бетереп булмый торган махсус кара сөрткәннәр. 

Шулай итеп, Норендра Моди моңа кадәр тоткан курсын дәвам итәчәк: АКШ белән элемтәләрен ныгытачак,  Кытай белән конкуренциясен, Русия белән хезмәттәшлек итүен дәвам итәчәк. Әйткәндәй,  Кытай белән дус яшәмәве сәбәпле, Русия белән Кытайның якынаюы Нарендра Модины сагайтмый калмый.

Фото: beta.russiancouncil.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: